Коронавирустан ялган тестлар саткан Чаллы кешесен хөкем итәләр
(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Елена Сәләхова). Чаллыда яшәүче ир-ат коронавирустан ялган тестлар саткан өчен суд каршына басты. Җинаять эшен карау бүген Казанның Вахитов районы судында башланды.
Гаепләнүче — 33 яшьлек Ильвир Әхмәтҗанов. Судның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, афера быелның июнь аенда, сатып алучы булып кыланган Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәренә тестлар партиясен сатарга җыенганда ачыклаган. «Әхмәтҗанов интернетта потенциаль сатып алучыга COVID-19 диагностикасы өчен тестлар җыелмасы алырга тәкъдим иткән. Шул ук вакытта, гаепләнүче сатып алучының Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре булуын белмәгән», — диделәр матбугат хезмәтендә.
Эш материалларыннан күренгәнчә, Әхмәтҗанов тестларны Мәскәү өлкәсендә алган. Гаепләнүченең тулаем алганда 165 мең сумлык 100 тест җыелмасы булган.
Ир-атны акча тапшырган вакытта кулга алганнар. Ул «Ялган һәм теркәлмәгән медицина эшләнмәләре һәм ялган биологик актив кушылмаларны әйләнешкә кертү» маддәсе буенча гаепләнә. Судта Ильвир Әхмәтҗанов журналистлар белән аралашудан баш тартты һәм продукциянең теркәлгән булуын әйтте.
«Журналистларны чыгарып җибәрүегезне сорыйм, алар миңа комачаулый!», — диде гаепләнүче суд башланыр алдыннан.
Әгәр Ильвир Әхмәтҗановның гаепле булуы ачыкланса, аны алты елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.