Рөстәм Миңнеханов «Восход» җитәкчелеге белән мәгълүматлаштыру турында сөйләште
![Рөстәм Миңнеханов «Восход» җитәкчелеге белән мәгълүматлаштыру турында сөйләште](https://tatar-inform.tatar/attachments/7a42cd0ee6adb86b239e1061274e21e9913156a1/store/fill/780/440/86f20db3674ebb313b5b25198b9f805b59e0d41e4a929957d259e050ea2a/view_6800459_4807387%5B1%5D.jpg)
(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Восход» фәнни-тикшеренү институты җитәкчелеге белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Мәгълүматлаштыру өлкәсендә хезмәттәшлек һәм бердәм дәүләт платформасын гамәлгә ашырганда хәл ителә торган мәсьәләләр каралды», — диелә хәбәрдә.
«Восход» фәнни-тикшеренү институты — мәгълүмат технологияләре өлкәсендә дәүләтнең мультисервислы партнеры, ул хакимият органнары өчен инновацион ИТ-карарлар ясый, дәүләт белән җәмгыять арасында нәтиҗәле хезмәттәшлекнең яңа форматларын кертә һәм үстерә.