Россиядә коронавирусның яңа штаммнарын ачыкламаганнар
(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Башка илләрдә циркуляцияләнә торган инде танылган вариантлардан аерылып торган коронавирус штаммнары Россиядә ачыкланмады. Бу хакта Роспотребнадзор матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.
Элегрәк NRK телерадиокомпаниясе хәбәр иткәнчә, Норвегия медицина хезмәткәрләре яңа коронавирус төрен тапкан, ул, аларның мәгълүматларына караганда, элек беркайда да очрамаган.
«Хәзерге вакытта Россия территориясендә башка илләрдә циркуляцияләнә торган танылган вариантлардан аерылып торган штаммнар ачыкланмаган», — диелә хәбәрдә.
Яңа вирусның геномының эзлеклелеге әле басылмаган, шуңа күрә вирусның әлеге вариантының башкаларыннан ни дәрәҗәдә аерылып торуын әйтүе кыен, диделәр матбугат хезмәтендә.
«Россиядә даими нигездә циркуляцияләнә торган SARS-CoV-2 вариантларының генетик төрлелеген өйрәнү алып барыла, ай саен 150 геномны тулысынча ачыклыйлар — алына торган мәгълүматлар диагностик тест-системаларның актуальлеген анализлау өчен кулланыла», — диделәр ведомствода.