Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 103кә кадәр арткан
(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). Тагын ике татарстанлы коронавирус инфекциясе корбаны булган. Шулай итеп, республикада вирустан үлүчеләр саны 103кә кадәр арткан. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Вафат булган кешеләрнең беренчесе — 1943 елда туган ир-ат. Аны ике яклы вируслы пневмония белән йогышлы профильле стационарга китергәннәр. Вафат булучыларның икенчесе - 1955 елда туган ир-ат, Covid-19 инфекциясе китереп чыгарган ике яклы пневмония белән хастаханәгә салынган булган. Пациентның хәлен хроник авырулар катлауландырган. «Үлем сәбәпләре патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнде. Вирус идентификацияләнгән», — дип сөйләделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.