Казанда ике машина ауган
(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Екатерина Пронина). Казанда бер машина икенчесен узарга тырышканда икесе дә ауган. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Һәлакәт Ферма шоссесында көндез сәгать өчтә булган.
Руль артында 23 яшьлек егет булган «Мерседес» һәм 32 яшьлек ир-ат йөрткән «Нива» машиналары бәрелешкән.
«Автомобильләр берьяклы хәрәкәт юлы буйлап барган. „Мерседес“ алга чыгарга тырышкан, әмма ян яктан куркынычсыз интервал сайламаган», — дип сөйләделәр агентлыкка шәһәр автоинспекциясендә.
Бәрелешкәннән соң чит ил машинасы әйләнеп капланган, ә «Нива» ян ягына ауган. Ике шофер да медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итмәгән.