Чүпрәле районында өлкәннәргә азык-төлек китерү буенча кайнар линия эшли башлады
(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Чүпрәле районында өлкәннәргә азык-төлек һәм дарулар китерү буенча янә кайнар линия эшли башлады. Бу турыда «Родной край» газетасы яза. «Чүпрәле муниципаль районы территориясендә ялгыз яшәүче гражданнар, инвалидлар һәм үзизоляциядәге гаиләләр өчен азык-төлек, рецептсыз бирелә торган дарулар китереп бирү буенча кайнар линия телефоны (2-22-52) эшли башлады», диелгән хәбәрдә. Өлкән буын вәкилләре өйдә калсын һәм коронавирус йоктырудан сакласын өчен волонтерлар кирәкле әйберләрне бушлай китереп бирәчәк. Бу хезмәттән файдалану өчен 2-22-52 номеры буенча шалтыратырга кирәк. Кайнар линия көн саен иртәнге сигездән кичке дүрткә кадәр эшләячәк. 12.00-13.00 сәгатьләрдә төшке аш вакыты сәбәпле, шалтыратулар кабул ителми.