Чаллыда ашыгыч ярдәм машиналарына эш күләме арткан
(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Чаллының ашыгыч ярдәм диспетчерлык хезмәтенә бер тәүлек эчендә шәһәр халкыннан 908 чакыру килгән. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.
«Бу моннан алдагыга – пандемия шартларында эшләгәндәге гадәти көннәргә караганда күбрәк. Ул чагында уртача 350 кеше мөрәҗәгать итә иде», - диелә хәбәрдә.
Шәһәр халкы күбесенчә югары температура, ютәл һәм хәлсезлеккә зарлана. Чакырган җиргә 30 бригада бара.
«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, татарстанлыларны коронавирус инфекциясе йоктыруда курку аркасында ашыгыч медицина ярдәменнән баш тартмаска чакырдылар.