Хәлләр җырларлык түгел: Салават Фәтхетдинов авырып китүе хакында хәбәр итте
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов үзенең Instagram-аккаунтында үз сәламәтлеге аркасында әлегә иҗат эшчәнлеге белән шөгыльләнә алмавы турында язган. «Дуслар, минем хәлләр җырларлык түгел», - дип язган җырчы. «Ул авырып киткән иде, хәзер хәле яхшыруга таба бара», - диде «Татар-информ» агентлыгының әңгәмәдәше һәм быел Салават Фәтхетдиновның концертлары көтелмәвен әйтте. Җырчының Instagram-аккаунтына язылучылар аның тизрәк терелүен теләгән. «Салават Зәкиевич, Екатеринбургтан сезгә һәм туганнарыгызга ныклы сәламәтлек телибез», - дип язган җырчының иҗатын яратучылар.