Казанда «Таба» беренче яшьләр этнофорумы онлайн-форматта була
(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). 4 ноябрьдә Казанда «Таба» яшьләр этнофорумы узачак. Анда 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге 200 яшь кеше җыела. Яшьләр милли мәдәният һәм фольклор өлкәсендәге проектларны тормышка ашыра. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә «Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясы» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Тимур Кадыйров сөйләде. «Быел без беренче тапкыр халыклар дуслыгы фестивален уздырабыз. Шуңа күрә ул мультиформатлы. Биредә белем бирү дә, күргәзмә өлеше дә, фикер алышу мәйданчыгы, шулай ук иҗади фестиваль дә булачак», — диде ул. Форум программасында «Таба» этно-проектлар акселераторының питчинг сессиясе, этноколлективлар чыгышы белән Халыклар дуслыгы фестивале, Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясе вәкиллекләре слеты, «Милли актуаль» проект офисы кысаларындагы казанышлар күргәзмәсе һәм «GlobalZomia-музыка индустриясендә фольклорга академик булмаган алымнар» темасына иҗади очрашу каралган. «Форумга тамашачылар чакыра алмыйбыз, ул ачык чара түгел. Шуңа күрә быел онлайн-трансляция оештырылды. Ул социаль челтәрләрдә „Татарстан Республикасы“ рәсми аккаунтында була. Теләге булган һәркем аны күрә ала», — диде Кадыйров. Форумның максаты — яшьләр арасында этник өлкәдә иң актуаль һәм кирәк булган проектларны үстерү, аларга ярдәм итү һәм алга таба гамәлгә ашыру өчен платформа булдыру.