Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы: Дөнья ковид пандемиясенең югары ноктасында тора
(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Дөнья коронавирус пандемиясенең критик этабын кичерә, киләсе берничә айда вазгыять катлаулы булачак. Бу турыда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Россиядәге вәкиле Мелита Вуйновичка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
«Глобаль кисештә без пандемиянең критик этабында торабыз, бигрәк тә төньяк ярымшарда», — диде Вуйнович.
Ул искәртеп узганча, коронавирус белән авыручылар саны артуын дәвам итә, соңгы вакытта үлемнең яңа очраклары тотрыклы калган иде.