Россиядә гражданнарны дарулар белән тәэмин итү үзәге булдырачаклар
(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә гражданнарны дарулар белән тәэмин итүне планлаштыру һәм оештыру федераль үзәге төзеләчәк. Бу хакта күрсәтмәне Россиянең Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.
«РФ законнарында каралган Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкаләтләрен гамәлгә ашыруны тәэмин итү максатларында медицина куллануы өчен дару препаратларын сатып алуны оештыруны учреждение эшчәнлегенең төп максатлары итеп билгеләргә», диелә документта.
Шулай итеп, үзәк федераль программалар кысаларында медикаментлар сатып алу белән шөгыльләнәчәк. Алар арасында орфан һәм онкоавырулы пациентларны дәвалау өчен препаратлар, ВИЧ һәм туберкулез, илкүләм календарьга керә торган прививкалар өчен вакциналар.
Моннан тыш, учреждение дарулар сатып алу мониторингын үткәрәчәк һәм Россия төбәкләрендә препаратларга ихтыяҗны фаразлаячак. Мондый мониторинг медикаментлар китерү белән бәйле өзлекләрне булдырмый калырга һәм кирәкле резервны алдан формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгына бер ай дәвамында учреждениене теркәргә һәм аның уставын расларга кирәк булачак.