Казах алфавитын латин графикасына күчерүнең камилләштерелгән варианты тәкъдим ителде
(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Казах алфавитын латин графикасына күчерүгә багышланган киңәшмәдә Казахстанның мәдәният һәм спорт министры Актоты Рәимкулова алфавитның фәнни яктан нигезләнгән проектын тәкъдим итте. Камилләштерелгән вариант традицион халык язуында беркетелгән «бер аваз — бер хәреф» принцибына тулысынча туры килә. Бу хакта Казахстан Президентының рәсми сайты хәбәр итә.
Камилләштерелгән проектта диграфлар (бер авазны ике яки аннан да күбрәк символ белән билгеләү) кулланылмый. Казах телендәге барлык 28 авазны аңлата торган символлар да алфавит проектына кергән, ди белгечләр.
Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев галимнәр белән бергә алфавит проектын әзерләү һәм аны Казахстан Хөкүмәте каршындагы Казах теле алфавитын латин графикасына күчерү буенча милли комиссиянең чираттагы утырышы каравына тапшырырга кирәклеген билгеләп үтте. Әлеге комиссия эше нәтиҗәләре буенча Хөкүмәт камилләштерелгән алфавитны раслау турында Указ проектын Президент Администрациясенә тапшырырга тиеш.
«Яңа алфавит ясауның гади мәсьәлә булмавын онытырга ярамый. Яңа графиканы бер көн, хәтта бер ел эчендә дә әзерләп бетерү мөмкин түгел. Ашыгып эш итү безнең мәдәнияткә зыян китерергә мөмкин. Мәсьәләнең финанс ягын да исәпкә алырга кирәк. Латин алфавитын гамәлгә кертү эше акрынлап алып барылырга тиеш. Әлеге графика үсеп килүче буынга исәпләнгән һәм нәкъ менә алар аның өстенлекләрен тулы күләмдә файдаланырга тиеш. Шунлыктан бу эшне планлы рәвештә, акрынлап алып барырга кирәк, — диде дәүләт башлыгы.
Касым-Жомарт Токаев Мәдәният һәм спорт, Мәгариф һәм фән, Мәгълүмат һәм иҗтимагый үсеш министрлыкларына, галимнәр, экспертлар һәм зыялыларны җәлеп итеп, халык арасында яңа алфавитын гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча комплекслы мәгълүмати-аңлату эшләре алып барырга йөкләмә бирде, диелә хәбәрдә.
Алфавитның 2018 елда тәкъдим ителгән варианты:
2018 елда Казандагы генераль консул Еркин Тукумов латин графикасына беренче чиратта дәүләт учреждениеләре күченәчәген әйткән иде.