Казандагы янгында һәлак булган каравылчылар үләр алдыннан шалтыратып ярдәм сораган
(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда файдаланылмый торган бинада чыккан янгында һәлак булган каравылчыларның берсе үләр алдыннан телефоннан шалтыратып ярдәм сораган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге вазгыять белән таныш булган чыганак хәбәр итте. Чыганак мәгълүматлары буенча, каравылчыларның берсе янгын чыккан вакытта беренче катта – бинаның икенче башында булган бер ир-атка да шалтыраткан. Каравылчы янгын башлануы һәм бинадан чыга алмаулары хакында хәбәр иткән. Башлангыч мәгълүматлар буенча... Читать дальше...