Түбән Кама укытучысы бөтенроссия онлайн-экспедициясендә җиңгән
![Түбән Кама укытучысы бөтенроссия онлайн-экспедициясендә җиңгән](https://tatar-inform.tatar/attachments/7628780847cb44ec9e79155f4ea26b27b98dcc22/store/fill/780/440/01001e9bb76d5875248108d26294ad5058d11b34bef35a0aa0427c47bebc/WhatsApp+Image+2020-11-10+at+12.58.58.jpeg)
(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама 37нче урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Надежда Шандренкова «Минем илем — минем Россия» бөтенроссия онлайн-экспедициясендә җиңү яулаган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә.
«Мин сәяхәт итәргә һәм төрле төбәкләрнең һәм илләрнең мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм үзенчәлекләре белән танышырга яратам. Минем өчен кунакчыл һәм күпмилләтле Татарстан Республикасы турында сөйләү, «Минем илем — минем Россия» конкурсы һәм «Россия — мөмкинлекләр иле» платформасы зур проектының бер өлеше булу зур мәртәбә», — ди Надежда Шандренкова.
Проект Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәме белән тормышка ашырылган. Онлайн-экспедиция 24 сентябрьдән 1 ноябрьгә кадәр барган һәм Россиянең барлык төбәкләреннән 200 меңнән артык катнашучыны берләштергән. Үз дәресләрен яшь тарихчылар, педагог-новаторлар, дәүләт милли сәясәте өлкәсе белгечләре үткәргән.
«Бүгенге көндә укытучылар классик белем бирү программасы кысаларында дәресләр үткәрү белән генә чикләнми, ә мәктәп укучылары һәм студентлары өчен өстәмә үсеш юлларын эзли», — ди «Россия — мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Алексей Комиссаров.