Covid-19 тест нәтиҗәләрен россиялеләр дәүләт хезмәтләре аша алачак
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясенә тест тапшырган кешеләр аларның нәтиҗәләрен дәүләт хезмәтләре аша ала алачак. Бу хакта RT хәбәр итә. Яңа сервистан файдалану өчен тест узучы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең мәгълүмат системасы белән бәйле лабораторияләрдә анализлар тапшырырга тиеш. «Нәтиҗәләр үзләре QR-код рәвешендә „ Госуслуги Стопкоронавирус“ мобиль кушымтасына йөкләнәчәк», — дип хәбәр иттеләр министрлыкта. Тест нәтиҗәләре гражданинның шәхси кабинетында аларны алганнан соң бер сәгать эчендә барлыкка киләчәк.