Чирмешәндә мәктәп укучылары шахмат һәм шашка уеннары серләрен өйрәнә
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән », Кадыйр Гомәров). Чирмешәндәге «Орион» яшьләр ял итү үзәгендә балаларга шахмат һәм шашка уйнарга өйрәтәләр. Бу хакта район газетасы яза.
Түгәрәккә Чирмешәнннең 1 нче мәктәбе һәм лицей укучылары атнага өч тапкыр киләләр.
«Күптән түгел монда шахмат буенча турнир да үткәрдек. Зурлар арасында Чирмешән лицееннан Булат Әхтәмов, кечкенәләрдән 1 нче Чирмешән мәктәбе укучысы Алмаз Нигъмәтуллин беренче урын алып, истәлек бүләгенә һәм грамотага лаек булдылар», — диде ярышның хөкемдары, тренер Шамил Сөнчәләев.