«Сөмбел» фильмында уйнаган актриса Казанга Үзбәк киносы көннәренә киләчәк
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). 5 декабрьдә Үзбәк киносы көннәре кысаларында Казанның «Мир» кинотеатрында Татарстан һәм Үзбәкстан кинематографистлары төшергән «Сөмбел» фильмының премьерасы була. Фильмда Үзбәкстаннан килгән кунаклар — фильмның продюсеры Улугбәк Абдуллаев һәм картинаның төп героинясы Сабина Асанова да катнашыр дип көтелә. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры һәм фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова «Сөмбел» фильмы Татарстан киносы көннәре кысаларында күрсәтелгәнлеген әйтте. Ул бик җылы кабул ителгән. Хәзер дирекция «Сөмбел»не Татарстанда, Үзбәкстанда һәм Россия төбәкләрендә күрсәтү өчен прокат таныклыгын рәсмиләштерү белән шөгыльләнә. Үзбәк киносы көннәре Казанда 4 декабрьдә башланачак.