«Яшь талантлар» театрлар бәйгесендә катнашкан пьесаларның электрон җыентыгы чыкты
(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). «Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы «Яшь талантлар» Үзешчән театр коллективлары өчен пьесалар бәйгесенә нәтиҗә ясады. Бәйгедә катнашкан яшь язучыларның әсәрләрен туплап электрон җыентык чыгарганнар. Бу хакта «Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыра торган коммерцияле булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан бүленгән субсидия хисабына үткәргәннәр. «Бәйгенең максаты — яшь һәм талантлы авторларны үзешчән театрлар өчен пьесалар язарга рухландыру. Драма әсәрләрендә татар халкының традицияләре, этник үзенчәлекләре, тормыш рәвеше һәм милли мәдәнияте чагылыш табарга тиеш», диелә бу хәбәрдә.