Коръән тәфсире мөхәррире Россия Диния нәзарәте фәтвасы белән килешмәвен әйтте
(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Коръән тәфсиренең мөхәррире, Коръәнне тәрҗемә иткән Валерия Порохованың ире Мөхәммәд Сәид Әл-Рошд Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең башка диндәге кызларга өйләнүне тыя торган фәтвәсе белән килешми. Бу турыда ул Мәскәү татарлары штабы утырышында әйтте. «Коръәндә рөхсәт ителгән әйберне тыярга ярамый, аятьләр гамәлдән чыгарыла алмый. Әгәр дә христиан һәм яһүди хатын-кызлары әдәпле һәм лаеклы булса, Коръәндә аларга өйләнергә рөхсәт ителә. Хатын-кыз үз динен үзгәртергә бурычлы түгел, аны Исламга күчәргә мәҗбүр итәргә ярамый. Кызыксындырырга була, тик көч белән мәҗбүр итмәскә», — диде ул. Мөхәммәд Сәид Әл-Рошд сүзләренчә, тормыш иптәшен сайлаганда, иң мөһиме, аның рухи кыйммәтләре һәм фикер йөртүе сиңа якын булуын аңлау. Моңа кадәр Россия мөселманнары Диния нәзарәте кабул иткән фәтвә мөселманнарга башка диндәге кызларга өйләнүне тыя. Әлеге карар белән кайбер дин әһелләренең килешмәве турында хәбәр иткән идек .