Камал театры яшь тамашачыларны уен-фантазия рәвешендәге спектакльгә чакыра
![Камал театры яшь тамашачыларны уен-фантазия рәвешендәге спектакльгә чакыра](https://tatar-inform.tatar/attachments/7541957a73e9fdd8c8022ff08d8e88f14b8c723e/store/fill/780/440/ac582c227f6b2f1282870d559ecc9665a5f91ee247b6c4c0915722f8400e/VVS_6246.jpg)
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). 23-30 декабрьдә Камал театрында яшь тамашачылар өчен уен-фантазия жанрындагы «Мендәр әкияте» спектакле премьерасы була. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Спектакльнең авторлары яшь тамашачыларны һәм аларның әти-әниләрен театр фантазиясе дөньясына чакыра. Анда мендәрләр сөйләшә белә, ә кешеләр аларны ишетә… Спектакльдәге шуклар һәм тыйнаклар, курку һәм шикләр, дуслык һәм эгоизм, кыюлык һәм намуслылык турындагы хикәятләр тормыштагы гадәти күренешләргә башка күзлектән карарга ярдәм итәр, диелә бу хәбәрдә.
Автор — Олжас Жанайдаров, режиссёр — Рамил Гәрәев, рәссам — Екатерина Горшкова. Спектакль алдыннан театр фойесында Кыш Бабай, Кар Кызы катнашында чыршы бәйрәме үтә. Бәйрәмдә бәйгеләр, викторина һәм башкалар булачак.