Самара өлкәсендәге татар авыллары тарихына багышланган проектка грант бирделәр
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе «Самара өлкәсенең татар авыллары тарихы» проекты өчен 350 000 сум күләмендә грант алды. Бу хакта Самара татарлары сайтында хәбәр ителә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Россия төбәкләрендә 2020 елда этномәдәни проектларны гамәлгә ашыра торган иҗтимагый оешмаларга ярдәм итү максатыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантын алучыларны билгеләде.
Грантлар татар халкының мәдәни мирасын, телен, тарихын пропагандалау һәм киләчәк буыннарда татар мәдәниятенең этник тәңгәллеген формалаштыру буенча социаль, мәгълүмати, мәдәни, мәгариф, фәнни функцияләрне гамәлгә ашыру өчен каралган.
Акча Татарстан Республикасыннан тыш, Россия Федерациясе төбәкләрендә татар милли мәдәниятен саклап калуга, үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыру максатларында иҗтимагый оешмаларга конкурс нигезендә бирелә. Грантлар Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия рәвешендә тапшырыла, диелә хәбәрдә.