«Гаилә» мәчете мәдрәсәсенең ачылышы 2021 елга күчерелә
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Ләйсән Сафина). Казандагы «Гаилә» мәчете мәдрәсәсенең ачылу вакыты, финанс кыенлыклар барлыкка килү сәбәпле, 2021 елның сентябренә күчерелә. Бу хакта мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде. Фәйзи урамы, 2нче йортта урнашкан мәдрәсә төзелеше 2019 елның азагында башланды. Ул 100 кешегә исәпләнгән. Төзелеш башланганда мәдрәсә ачылышы 2020 елга ниятләнгән иде . Әмма, финанс кыенлыклары аркасында, быел мәдрәсәне ачып өлгерә алмыйлар. «Бөтен кеше ярдәм итә: кайбер әбиләр бер кирпечкә акча бирә, кемдер ярты кирпечкә. Шулай Алланың рәхмәте белән, кирпеч-кирпеч җыеп барабыз. Эшләрдә булышыпмы, матди яктанмы ярдәм итүчеләр булса, без һәркемгә рәхмәтле булыр идек», — диде Рөстәм хәзрәт. Гаилә мәчете янындагы төзелеп килә торган мәдрәсә ике бинадан торачак. Беренче бинада тәрәзәләр куелган, эчтә ремонт эшләрен башлау планлаштырыла. Ә икенче беркатлы бинада әлегә кирпеч эшләре бара. Хәзрәт әйтүенчә, төзелү тәмамлангач та, мәдрәсә үзенең эшләрен башларга һәм шәкертләрне кабул итәргә әзер булачак. «Ярдәм бар икән — төзелү бара, ә инде юк икән, димәк, төзелү дә тукталып тора», — диде ул. Рөстәм Хәйруллин, мәдрәсәнең төзелеше турында барлык социаль челтәрләрдә гел искәртеп тора. Шуңа күрә мәдрәсәне төзүдә һәркем үз өлешен кертә ала.