Татарстанда ике җиңел автомобиль бәрелешкән, шоферларның берсе зыян күргән
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда ике җиңел автомобиль бәрелешкән, шоферларның берсе зыян күргән. Бу хакта аварияне күргән кешеләр хәбәр итте. Бүген иртәнге уннар тирәсендә Зур Кукмара авылының Мәктәп урамында ике җиңел машина бәрелешкән. Нәтиҗәдә, бер автомобильнең – кузовына, икенчесенең арткы тәгәрмәче һәм тагылмасына җитди зыян килгән. Юл һәлакәтендә машина йөртүчеләрнең берсе зыян күргән, аны җирле хастаханәгә озатканнар.