Азнакайда актив укыту алымнары буенча тәҗрибә уртаклаштылар
(Азнакай, 13 декабрь, «Татар-информ», « Маяк », Резидә Шәрипова). Азнакайның Җиңү бистәсе мәктәбе базасында онлайн режимда башлангыч сыйныф укытучыларының актив укыту алымнарына багышланган семинар-практикум узды. Укытучылар ачык дәресләр күрсәтеп, әлеге өлкәдә тәҗрибә уртаклаштылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«Актив укыту алымнары укучыларның активлыгын арттыруга юнәлдерелгән, ул теге яки бу проблеманы чишү буенча үзара фикер алышуга, диалогка корылган. Нәкъ шушы алым хәзер иң яхшы практика дип табылды», — ди мәгариф идарәсе методисты Ләйсән Ахунова.
Семинарда катнашучылар кирәкле мәгълүмат һәм зур тәҗрибә тупладылар, дип хәбәр итә мәгариф идарәсенең методик хезмәте.