Октябрьдән башлап хәрби хезмәт урыннарына Татарстаннан 2,7 мең егет китте
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Октябрьдән Татарстаннан 2,7 меңнән артык егет хәрби частьләргә китте. Аларның 70 процент тирәсе югары яки урта махсус белемгә ия. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына ТР хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин сөйләде.
«Беренче озату октябрьнең егермеләрендә башланды. Барлык чакырылышка 3 меңнән артык кешене җибәрергә планлаштырабыз. Аны декабрь ахырында төгәлләячәкбез. Бүгенге көндә 2,7 меңнән артык кеше чакырылган инде», — диде әңгәмәдәш.
Ул 2020 елгы көзге чакырылыш коронавирус пандемиясе шартларында икенчесе булды, дип өстәде. Шуңа бәйле рәвештә, армиягә чакырылучылар башта районнарда ПЦР-тест уза, ә аннары Казандагы җыелма пунктта анализга кан тапшыра. Моннан тыш, җыю пунктында дезинфекция үткәрелә, яшьләргә шәхси саклану чаралары бирелә. Ә частьләргә татарстанлылар аерым плацкарт вагоннарда бара.