Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем очрагы теркәлгән
![Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем очрагы теркәлгән](https://tatar-inform.tatar/attachments/b501f9a8b1a61123b0cef8736877c617116cb305/store/fill/780/440/1ba206862e9cf3346e1f2fee2d80d7bdf22eea5740748568bdaa329d51f8/VVS_1779%5B1%5D.jpg)
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус йоктырган тагын ике кеше үлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диелә ведомство хәбәрендә. 1948 елда туган хатын-кыз һәм 1963 елда туган ир-ат инфекция корбаны була. Шулай итеп, Covid-19 инфекциясеннән үлем очраклары 166га җиткән. Соңгы мәгълүматларга караганда, республикада коронавирус инфекциясен тагын 96 кеше йоктырган.