Чаллыда йөк машинасы белән бәрелешкәннән соң такси әйләнеп капланган
(Чаллы, 15 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы юлында йөк машинасы белән бәрелешкәннән соң такси әйләнеп капланган. Бу хакта социаль челтәрләрдә шаһитлар хәбәр итә.
Юл-транспорт һәлакәте Хәсән Туфан проспектына борылганда «Палитра» сәүдә үзәге янында була. Монда йөк машинасы һәм «Хендэ Солярис» автомобиле бәрелешкән. Бәрелүдән җиңел машина түбәсенә әйләнеп каплана. Авария урынында бөке хасил булган.
Хәзерге вакытта һәлакәт корбаннары турында хәбәр ителми, тик шаһитлар таксида пассажир булуын раслый.