Татарстанда биш ел эчендә социаль ярдәмгә 162,9 млрд сумнан артык акча юнәлдереләчәк
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда 2025 елга кадәр 162,9 млрд сумга якын акча тотарга планлаштыралар. ТР Премьер-министры Алексей Песошин тиешле карарны имзалады. «Программаны финанслау күләмнәре ["ТР гражданнарына социаль ярдәм") еллар һәм чыганаклар буенча бүленеп" түбәндәге редакциядә билгеләргә: 2021 - 31719637,2 мең сум; 2022 - 33000186,8 мең сум; 2023 - 32756069,8 мең сум; 2024 - 32756069,8 мең сум; 2025 - 32141698,3 мең сум», — дип хәбәр ителә документларда. 2014 ел башыннан республикада социаль ярдәм программасына барлыгы 327,7 млрд сумнан артык акча тоту планлаштырыла. Шул ук вакытта Татарстан бюджетыннан бөтен программага 235 млрд сум тирәсе акча бүлеп биреләчәк.