Миңнеханов: 40 мең предприятие пандемия вакытында 2,6 миллиард сумлык ярдәм алды
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда 40 меңнән артык предприятие 2,6 миллиард сумлык ярдәм алды. Бу турыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТАССка биргән интервьюсында хәбәр итте. Татарстан Президенты сүзләренчә, республикада коронавирус пандемиясе шартларында бизнеска ярдәм итәргә мөмкинлек биргән чаралар комплексы кабул ителде. «Иң зыян күргән тармакларда эшчәнлек алып баручы 46,6 меңнән артык кече һәм урта предприятие һәм шәхси эшмәкәр өчен салым түләү кичектерелде, 30,3 меңнән артык кешегә социаль кертемнәрне түләү вакыты озайтылды. 17,6 миллиард сумлык кредит реструктуризацияләнде — 2,2 меңнән артык гариза хупланды. Тикшерүләргә мораторий кертелгән, лицензияләр һәм рөхсәт документлары озайтылган. 40 меңнән артык предприятие 2,6 миллиард сум ярдәм алды», — дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов. Шулай ук, аның сүзләренчә, республикада финанс чаралары эшләнгән һәм гамәлгә ашырыла. Быел 2,4 миллиард сум акча юнәлдерелгән — бу ташламалы микрозайм, поручительлек, субсидия. Татарстанда гомуми изоляцияләү вакытыннан алып предприятиеләрнең 90 проценты, барлык таләпләрне һәм санитария нормаларын үтәп, бер генә көнгә дә эшен туктатмады, диде республика җитәкчесе.