Татарстанда Россиядә мигрантларны адаптацияләү өчен белгечләр ассоциациясе төзелде
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Татарстанда мигрантларны социаль, мәдәни адаптацияләү һәм интеграцияләү өлкәсендә белгечләр ассоциациясе барлыкка килде. Ул Россиядә мигрантларны берләштерә, өйрәтә, күнекмәләрен үстерә торган мәйданчык булачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә «Яңа гасыр» коммерцияле булмаган хәйрия оешмасы генераль директоры Лилия Таишева сөйләде.
«Быел хезмәт миграциясе буенча вазгыять алдагы еллардан аерыла. Әгәр тулаем Россия буенча карасак, хезмәт мигрантлары 20-30 процентка кимегән. Икътисадның күп тармаклары кадрлар җитмәүне тоя», — дип уртаклашты Лилия Таишева.
Күп кенә төбәкләрдә мигрантларны социаль адаптацияләү буенча эш оештыру теләге һәм ихтыяҗы бар, әмма тәҗрибә һәм белгечләр юк.
«Барысы өчен дә тигез мөмкинлекләр булдыру, күзәтү, тиражлау һәм инновацияләрне оператив кертү мөһим», — диде ул.
2021 ел дәвамында онлайн киңлек булдыру планлаштырыла, анда ассоциация эше алып барылачак. Анда Россиянең ун төбәгеннән (алар арасында — Мәскәү, Севастополь һәм Кырым) дәүләт һәм коммерцияле булмаган оешмалардан 11 белгеч кергән.