Казан үзәгендә автомобиль арбасында ауган тәрәзә пыялалары ир-атны сытып үтергән
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан үзәгендә автомобиль арбасында ауган тәрәзә пыялалары ир-атны сытып үтергән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына һәлакәт шаһитлары хәбәр итте. Шаһитлар сүзләренчә, ир-ат Бутлеров урамындагы Казан дәүләт медицина академиясенә тәрәзә пыялалары алып килгән. Фаҗига ул автомобиль арбасында булган килеп чыккан. Беренчел мәгълүматлар буенча, ир-атның аягы таеп киткән һәм аның өстенә тәрәзә пыялалары ауган. Ир-ат шунда ук үлгән.