Бөгелмәдә ике бала ис газы белән агуланган
(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Бөгелмәдә фатирда ике малай ис газы белән агуланган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бүген 15.15 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 номерына Бөгелмәдә яшәүче егет шалтырата. Ул энекәшләренең фатирда ис газы белән агулануы турында хәбәр итә. Фатирга газ хезмәтенең авария бригадасы бара. Фатирда 12 яшьлек һәм 3 яшьлек малайларның уртача һәм җиңел дәрәҗәдә агулануы ачыкланган. Аларны хастаханәгә алып киткәннәр. Якынча версия буенча, фатирда газ колонкасы ватылган булырга мөмкин. Әлеге гадәттән тыш хәлдән соң, прокуратура тикшерү башлаган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе исле газ белән агуланмас өчен газ приборлары булган урынга саф һава керүен тәэмин итәргә кирәклеген искәртә. Нәкъ менә кислород җитмәү гадәттән тыш хәл китереп чыгарырга мөмкин.