Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экпертиза нәтиҗәсендә ачыкланган», — дип сөйләделәр республика ведомствосында.
Бу юлы коронавирустан 1941 елда һәм 1978 елда туган хатын-кызлар һәм 1980 елда туган ир-ат үлгән. Шулай итеп, республикада эпидемия башланганнан алып коронавирустан 192 кеше үлгән.