Татарстанда болытлы һава торышы саклана, кар явачак
(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 4 гыйнварда, Татарстанда болытлы һава торышы саклана, кар явачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Республикада бераз кар, шулай ук җепшек кар явуы көтелә. Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Юлларда бозлавык хасил булачак. Моннан тыш, «Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, синоптиклар бозлавык һәм томан турында кисәтә. Төнге сәгатьләрдә республикада һава температурасы -4, -9, көндез -2, -7 градус тәшкил итәчәк.