Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан үлгән
(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда тагын ике кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Бүген Татарстанда коронавирус инфекциясеннән вафат булуның ике очрагы расланды», — дип белдерделәр министрлыкта.
Коронавирустан 1933 елгы ир-ат һәм 1947 елгы хатын-кыз үлгән.
Ведомствода ачыклык кертүләренчә, үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган һәм вирус идентификацияләнгән.
Шул рәвешле, 9 гыйнварга булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясеннән вафат булган пациентлар саны 207гә җитте.