Казанда хәле киткән авырлы хатынны автоинспекторлар хастаханәгә озатып куйган
![Казанда хәле киткән авырлы хатынны автоинспекторлар хастаханәгә озатып куйган](https://tatar-inform.tatar/attachments/2825d9f13bfb2989bb2b57463ed06a4ec54dd213/store/fill/780/440/7d72963ff71cf8e4dfcc64e576caba65ff5987f9570ee52b79e1ed972984/7EB55B20-9156-4152-A06F-81E4883738E7%5B1%5D.jpeg)
(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда машинада барганда авырлы хатынның хәле киткән. Аны автоинспекторлар хастаханәгә озатып куйган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Унбишенче модельле «Лада» йөртүчесе, юл читенә туктап, ЮХИДИ инспекторлары – полиция өлкән лейтенанты Руслан Фәйзиев һәм полиция кече лейтенанты Вячеслав Колобковка мөрәҗәгать иткән. Ир-ат машинада утырган авырлы хатынының хәле начараюы, эче бик каты авырта башлавы хакында әйткән.
Автоинспекторлар санаулы минутлар эчендә автомобильне хастаханәгә озаткан, анда хатын-кызга тиешле ярдәм күрсәткәннәр.
Ир белән хатын, кеше хәленә кергән һәм авыр чакта булышкан өчен, ЮХИДИ хезмәткәрләренә рәхмәт белдергән.