«Манзара» премиясен яктырткан иң яхшы журналистларга акчалата бүләк бирәчәкләр
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). «Манзара» спорт-музыкаль премиясен иң яхшы яктырткан журналистларга акчалата бүләк тапшырылачак. Бу хакта «Манзара» премиясенә багышланган матбугат конференциясендә премиянең җитәкчесе Айдар Шәймәрданов хәбәр итте. «Манзара» спорт-музыкаль премиясенә багышланган матбугат конференциясендә журналистлар бәйгесен игълан иттеләр. Премияне иң яхшы яктырткан журналистлар утыз мең күләмендәге бүләккә ия була ала. «„Манзара“ компаниясе беренче урынга — утыз, икенче урынга — егерме, өченче урынга ун мең сум күләмендә акча тапшырырга әзер. Мәгълүматлар белән безнең сайт аша танышып бара алачаклар. Нигезләмәсен эшләп, һәрбер редакциягә җибәрербез», — дип хәбәр итте Айдар Шәймәрданов. «Манзара» спорт-музыкаль премиясе 16 гыйнвар көнне Казанның цирк бинасында узачак. Анда өч төбәктән егерме көрәшче катнашуы көтелә. Абсолют батыр чемпион билбавы һәм 100 мең күләмендәге акчалата приз белән бүләкләнәчәк.