«Ак Барс» агрокомплексындагы туберкулез табылган сыерлар иминиятләштерелмәгән булган
![«Ак Барс» агрокомплексындагы туберкулез табылган сыерлар иминиятләштерелмәгән булган](https://tatar-inform.tatar/attachments/e4ae4e3c1359bcd1290a9376e3c8554a496188aa/store/fill/780/440/4e8c0ebe3756fc0f5ce86c282bcc3d6115bf37b0d809a443e1840508a763/%D1%81%D1%8B%D0%B5%D1%80+%D0%B8%D0%BA%D0%B5.jpg)
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Арча районы Курса-Почмак авылында урнашкан «Ак Барс» агрокомплексындагы туберкулез табылган маллар иминиятләштерелмәгән булган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Арча районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек бүлеге идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов әйтте.
«Хуҗалыктагы бер баш мал да иминиятләштерелмәгән иде», — дип белдерде идарә башлыгы.
Элегрәк «Татар-информ» Арча районындагы «Ак Барс» агрокомплексында туберкулез табылу сәбәпле, фермадагы дүрт мең баш малның сугымга җибәреләчәге турында хәбәр иткән иде.