Ютазы районында быел туган беренче баланы өенә озаттылар
(Ютазы, 24 гыйнвар, «Татар-информ», «Ютазы таңы») . 20 гыйнварда Ютазы районы Урыссу бала тудыру йортыннан 2021 елның беренче гражданын тантаналы рәвештә өенә озаттылар. 2021 елда туган беренче ир балага Әмир дип исем кушалар. Бу матур һәм шатлыклы вакыйга Алабакүл авылында яшәүче Зөлфия һәм Самат Имамовлар гаиләсендә булды.
Биш көннән соң район хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә яңа туган сабыйга һәм аның әти-әниләренә беренче документ — туу турында таныклык тапшырылды.
Әмиргә исемне әти-әнисе сабый дөньяга килгәнче үк сайлап куйган булган. Әмир-гаиләдә икенче бала, энесен каршыларга дип килгән 1,7 яшьлек Ислам гаиләдә өлкән абый булды.
Яшь әти-әниләрне дәрәҗәле кунаклар — Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, дәвалау буенча баш табиб урынбасары Илнур Вилданов, ЗАГС бүлеге мөдире Гүзәлия Фәхретдинова сәламләде һәм котлады.
Изге теләкләр белән беррәттән, Аяз Шәфиыйгуллин сабыйның әти-әнисенә Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм шәхсән үз исеменнән котлау хатын тапшырды.
Имамовлар бала тудыру йорты хезмәткәрләренә һөнәри осталыклары һәм игелекле булулары өчен рәхмәт белдерде, котлаучыларга рәхмәт әйтте, ә табиблар исә, киләчәктә аларның кыз бала артыннан килүләрен көтәбез, диде.