Кукмарада Бөек Ватан һәм Әфган сугышы ветераннарының йортларына элмә такта куйдылар
(Кукмара, 24 гыйнвар, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Ризилә Корбанова). Кукмара районының Зур Сәрдек җирлегендә Бөек Ватан һәм Әфган сугышы ветераннарының йортларына элмә такта куелды. Бу турыда «Хезмәт даны» газетасына Адай авылының клуб мөдире Фәния Хәбибуллина хәбәр итте. «15 февраль — Россиядә Интернациалист сугышчыларны искә алу көне. Шул уңайдан Зур Сәрдек авыл җирлегендә әфганчы егетләребезнең һәм сугыш ветераннарының туган нигезенә элмә такта куелды. Алар төрле тармакларда үзләренең тырыш, матур хезмәтләре белән районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертәләр», — диде ул. Фәния Хәбибуллинаның сүзләренчә, бүгенге көндә җирлектә ике сугыш ветераны һәм унтугыз әфганчы егет яши. «Шунысы куанычлы — ут-суны бергә кичкән егетләребезнең дуслыгы елдан-ел ныгый. Алар даими рәвештә очрашулар үткәрә, быел да аларны шундый матур кичәләр көтә. Без үрнәк алырдай егетләребез белән горурланабыз, алар безнең батырларыбыз! Сәламәтлек телибез сезгә!» — диде клуб мөдире.