Владимир Путин академик Игорь Тарчевскийны 90 яшьлек юбилее белән тәбрик итте
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин үсемлекләр физиологиясе һәм биохимиясе өлкәсендәге галим, Россия һәм Татарстан Фәннәр академиясе академигы Игорь Тарчевскийны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Галимгә юлланган телеграмма текстында шул хакта хәбәр ителә. Дәүләт башлыгы үз котлавында галимнең талантын, аның фәнгә керткән өлешен, шулай ук остазлык эшчәнлеген билгеләп үткән. «Талантыгыз, иҗади һәм эшлекле, оештыру сәләтенә ия булуыгыз аркасында сез һөнәри бергәлектә киң танылу алдыгыз, биохимия һәм тулаем алганда Россия фәне үсешенә җитди өлеш керттегез», - диелә телеграмма текстында. Бүгенге көндә Тарчевскийның күпсанлы укучылары (алар арасында 50гә якын фән кандидаты һәм докторы бар), академик тарафыннан булдырылган Казан күзәнәк сигнализациясе тикшеренү мәктәбенең абруен ныгытып, перспективалы проектлар һәм идеяләрне гамәлгә ашыру белән шөгыльләнә. Сүзенең ахырында Владимир Путин юбилярга ныклы сәламәтлек һәм уңышлар теләгән.
Игорь Анатольевич Тарчевский – Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, ул үз вакытында Казан дәүләт университетын тәмамлаган, Казан күзәнәк сигнализациясе тикшеренү мәктәбенә нигез салган.
РФ һәм ТР Фәннәр академиясе академигы, биология фәннәре докторы 130дан артык мәкалә һәм тугыз монография авторы, аларның берсе инглиз телендә дөнья күргән. Үзенең фәнни-тикшеренү эшчәнлеген ул үсемлекләр физиологиясе һәм биохимиясе проблемаларын өйрәнүгә багышлаган. Тарчевскийның укучыларыннан берсе – Александр Гречкин РФА академигы итеп сайланды.
«Татар-информ» агентлыгы Игорь Анатольевичның Казанда биотехнологик бизнес-инкубатор булдырырга тәкъдим итүе хакында язып чыккан иде. Яшь галимнәр белән очрашу вакытында академик озын гомерле булуның серләре белән дә уртаклашты.