Быел Казанда ата-аналардан баласын I сыйныфка алу өчен гариза кабул итү вакыты үзгәрә
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Быел ата-аналардан балаларын беренче сыйныфка алу өчен гаризалар кабул итү вакыты үзгәрде, кабул итү 1 апрельдә башлана. «Быел ата-аналардан балаларын шәһәрдәге муниципаль мәктәпләрнең беренче сыйныфларына алу өчен гаризалар кабул итү вакыты үзгәрде. Балаларны беренче сыйныфка алу буенча кабул итү кампаниясе 2021 елның 1 апреленнән башлана», - диде Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә. Мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче, шулай ук беренче сыйныфка алуда өстенлекләргә ия балалар өчен кабул итү кампанияләре, 2021 елның 1 апрелендә башланып, 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәмәгән балалар (аларны буш урыннарга кабул итәчәкләр) өчен кабул итү кампаниясе 6 июльдән 5 сентябрьгә кадәр узачак. «Киләсе елда без 20 меңнән артык бала тәүге мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керер дип көтәбез», - диде спикер. Быел Казанда барлыгы 168 муниципаль мәктәп эшләячәк.