Түбән Камада кешеләр үзләре яшәгән йорт проблемалары буенча онлайн фикер алышачак
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Камада яшәүчеләргә күпфатирлы йорт эшчәнлеген алып баруда катнашу мөмкинлеге биреләчәк.
Бина милекчеләренең очрашу уздыру, аны үткәрү нәтиҗәләре турында хәбәр итү, читтән торып тавыш бирү, шулай ук гомуми җыелыш, карарлар, тавыш бирү нәтиҗәләре һ.б. турында мәгълүмат урнаштыру өчен, торак-коммуналь хуҗалык белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Бу турыда Түбән Кама прокуроры ярдәмчесе Ренал Гәрәев сүзләренә сылтама белән Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә.
Мөмкинлекләрнең тулы спектрын «Госуслуги.Дом» мобиль кушымтасыннан карарга була. Ул 2021 елның I кварталыннан эшли башлаячак.