Уфаның «Нур» татар дәүләт театры өчен театр факультетына абитуриентлар кабул ителә
(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Уфаның «Нур» татар дәүләт театры өчен Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының театр факультетына абитуриентлар кабул ителә. Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителгәнчә, бүген, 27 гыйнварда, көндезге уникедә Zoom платформасында абитуриентларны кабул итү турында онлайн конференция булачак. Әлеге факультетны укып чыккан студентлар «Нур» театры труппасына кабул ителәчәк.