Бариев: 23 гыйнвардагы вакыйга Россиядәге вазгыятьне тотрыксызландыруга юнәлдерелгән
(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). 23 гыйнварда оештырылган законсыз акция Россиядәге тотрыклы сәяси вазгыятьне тотрыксызландыруга юнәлдерелгән. Митингта катнашучыларның күбесенең сәяси таләпләре булмаган. Татарстаннан Россия Дәүләт Думасында депутат Марат Бариев шундый фикер әйтте.
«Мин Казанда законсыз митингта катнашучылар белән сөйләштем. Алар „Сез нәрсәдән канәгать түгел, республикадагы вазгыятьтән канәгатьме?“ дигән сорауга барысыннан да канәгать булуларын, бары кызык булган өчен урамга чыгуларын әйтте. Кызганычка, төп оештыручыларны очратмадым», — диде Марат Бариев.
Аның сүзләренчә, митингтагы яшьләр бу вакыйганы маҗара итеп кенә кабул иткән, шул ук вакытта беркем дә коронавирус таралу куркынычы турында уйлап карамаган.
«Законсыз митингны пандемия „чәчәк аткан“ вакытта үткәрделәр. Без ковидка каршы көрәш өчен күп көч һәм акча сарыф итәбез, ә күмәк җыеннар бар тырышлыкны юкка чыгарырга мөмкин. Митингта укучылар да катнашты. Үз сәяси максатларыңда балаларны куллану матур гамәл түгел», — диде депутат.