Татарстанда тагын биш кеше коронавирустан үлгән
(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда тагын биш кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүген тагын биш кешенең коронавирустан үлүе билгеле булды. Алар – 1938, 1944, 1948 һәм 1953 елгы ир-атлар, шулай ук 1958 елгы хатын-кыз. «Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыкланган», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә. «Татар-информ» агентлыгы узган тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 84 яңа очрагы ачыклануы хакында хәбәр иткән иде.