Рөстәм Миңнеханов Иске Татар бистәсен үстерү проектын карады
(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Арт Сити» торак комплексында яңа сәүдә үзәге, шулай ук Иске Татар бистәсенең көньяк-көнчыгыш өлешен үстерү проектын карады. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Бүген Казанда шәһәрнең тарихи җирлегендә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләре буенча ведомствоара комиссиянең утырышы узды. Чара Татарстан Хөкүмәте Йортында булды. Иске Татар бистәсенең көньяк-көнчыгыш өлешен үстерү проектын Мәскәү архитектура институты укытучысы, «Рождественка» архитектура бюросы генераль директоры, «РЕ-Школа» җитәкчесе Наринэ Тютчева тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, бу территория Татарстан башкаласының туристларны кызыксындыра торган истәлекле урыннарының берсе. Элек бу урын егәрлекле сәнәгать һәм мәдәни үзәге булган, әмма аннары урбанизация үсеше җирле халыкның тарихи истәлекләре өзелүгә китергән. Рөстәм Миңнеханов архитекторларның тарихи мохитне торгызу һәм саклау турындагы тәкъдимнәрен өйрәнде. Татарстан Президенты сүзләренчә, бу территорияне үстерү туристлар агымын арттырырга, шулай ук шәһәр халкы өчен уңайлы мәйданчык булдырырга ярдәм итәчәк.