Башкортстанда умарталыклар янындагы урманнарда юкә агачларын кисүне тыялар
![Башкортстанда умарталыклар янындагы урманнарда юкә агачларын кисүне тыялар](https://tatar-inform.tatar/attachments/0b1c22c27253c42a03adce658c563bc18f8bfbe2/store/fill/780/440/448e1da0a110e4def31211d9767928b32adc4b060718857ff355373c530e/IMG_8782.jpg)
(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Башкортстанда юкә үсентеләрен утырту арттырылачак һәм умарталыклар янындагы юкә урманнарын кисүгә чикләүләр кертелә.
Соңгы елларда күп кенә умартачылар, бигрәк тә Иглин һәм Нуриман районнарында, юкәләрне кисүгә зарлана. Юкәне яңа агач эшкәртү предприятиеләрендә чимал сыйфатында актив кулланалар. Бу турыда Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгына сылтама белән « Башинформ » хәбәр итә.
«Умартачылардан килгән шикаятьләрне исәпкә алып башкарылган эшчәнлектән соң, юкәне эшкәртү өчен азрак кулланалар. Нигездә, карт яки авыру агачны кисәләр. Урман хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә умарталыклар урнашкан зоналар да билгеләнде, анда юкәләрне кисмәячәкләр», — диде Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәйзрахманов.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы сүзләренчә, республикада иң зур агач эшкәртү оешмасы белән юкә питомнигы булдыру турында килешкәннәр, анда яхшы генофонд сайлап алыначак һәм үстереләчәк. Елына миллион үсентегә кадәр юкә утыртуны максат итеп куялар.
Яшь агачлар юкәләрнең табигый таралу урыннарында, умарталыклар урнашкан урыннарында утыртылачак. Бу эш, беренче чиратта, республиканың Нуриман, Иглин һәм Архангель районнарында башкарылачак.
«Башкортстан юкә агачы запаслары буенча илдә беренче урында тора, биредә юкә урманнары Россиянең барлык юкә агачлары мәйданының яртысын диярлек тәшкил итә, алар 2,6 миллион гектарга якын. Дөньяда иң яхшылардан саналган башкорт юкә балы чәчәк ата торган агачлардан җыелган нектардан ясалган», диелә бу хәбәрдә.