Тубыл шәһәренең «Искер Җыен» проекты илкүләм бәйге финалына чыккан
![Тубыл шәһәренең «Искер Җыен» проекты илкүләм бәйге финалына чыккан](https://tatar-inform.tatar/attachments/1c7f177116fb26a5027432fb73e7dc15f9777945/store/crop_and_fill/34/5/574/323/780/440/6bfcc5d0a63455937d306e359593a999cbe1b8366a7f705b7fb68176815e/f%5B1%5D.jpg)
(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»).Тубыл шәһәренең дүрт проекты туризм өлкәсендә «Россия вакыйгалары» илкүләм премия финалистлары булды. «Искер Җыен» Себер татарларының мәдәни мирасы фестивале «Мәдәният. Концертлар һәм музыкаль фестивальләр» номинациясендә икенче урын алды.
Тубыл шәһәре хакимиятенең Мәдәният һәм туризм департаменты дүрт фестивальгә гариза биргән. Алар барысы да финалга чыккан. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Абалакское поле» фестивале «Мәдәният. Хәрби-тарихи һәм мәдәни реконструкцияләр» номинациясендә икенче урын алган.
«Наследники Ермака» фестивале «Мәдәният. Концертлар һәм музыкаль фестивальләр» һәм «Уха-Царица» фестивале «Мәдәният. Гастрономия вакыйгалары» номинациясендә өченче урынга чыккан.
2020 елда «Россия вакыйгалары» премиясенә Россиянең 42 субъектыннан гариза тапшырылган. Гомумроссия финалына 37 төбәктән 152 гариза сайлап алынган.