Түбән Новгород өлкәсендә Сабантуйларның көне билгеләнде
![Түбән Новгород өлкәсендә Сабантуйларның көне билгеләнде](https://tatar-inform.tatar/attachments/dbc733952c2c266dcb53820aa15af1ba9fb62dd8/store/crop_and_fill/54/23/5083/2856/780/440/2b09f58789165f332406b726b5e46152f5ac1137f2c2d41a7f556c3a9a4c/VVS_4746.jpg)
(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). 26 июньдә Түбән Новгородта Сабантуе узачак. Узган ел Түбән Новгород һәм Дзержинск шәһәрләрендә беренче тапкыр Сабантуйлары кичектерелгән иде. Түбән Новгород өлкәсендә узачак Сабантуйларының якынча графигы тәкъдим ителде. 18-19 июньдә Нижневартовск шәһәрендә Федераль Сабан туе узачак. Бу турыда Түбән Новгородның милли-мәдәни ешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә. Шулай итеп, 19 июньдә Сабантуйлары Кызыл Октябрь районының Уразовка авылында һәм Дзержинск шәһәрендә булачак. Мордовиядә Бөтенроссия авыл Сабан туе да июньгә билгеләнгән, диелә бу хәбәрдә.